ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2015 ел
шимбә
Бүген Бурсык мәктәбендә Әлифба бәйрәме үтте.
Бурсык мәктәбендә изге Валентин көненә карата чара үтте.
14 нче февраль көнне Яңа Әлем авыл җирлегендә ГТО нормалары тапшыру үткәрелде.
14 февраль Уразай авыл җирлеге "Бер,ике.өч...Безнең кулда көч!" исеме астында спорт бәйрәме үткәрде. Ярышта  биш команда көч сынашты.Куян авылы командасы беренче урын,мәктәп командасы икенче,авыл советы командалары  өченче урын алдылар.Җиңүче Куян авылы командасына  җирлегебезнең спорт остасы Васил Каюм улы Сарваров истәлегенә булдырылган кубокны Васил абый үзе тапшырды.
Хаҗиев Айдар тантаналы рәвештә РФ гражданины булды. Котлыйбыз Айдар!
Кышкы спартакиада тәмамланды . Иске Кормаш командасы  9 нчы урында. Остазлары Газизов Илдус Нәҗип улы.

 "Гашыйклар көне" 

           Синең нурлы җылы карашыңнан

            Ялкынланып тибә йөрәгем.

            Яз гөлләре төсле шат җырларым

            Бүләк булсын сиңа, чибәрем


"Саубул Әлифба" чарасы булып узды башлангыч классларда. Оештыручы башлангыч класс укытучысы Ибаһимова Роза. 


Бүген гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучылары районкүләм физика һәм биология фәннәреннән БДИда катнашалар.
Бүген мәктәбебез базасында физика һәм биология фәннәре буенча сынау имтиханнары үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International