ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2015 ел
шимбә
Туган тел көненә багышланган "Туган теле-ана теле" дип исемләнгән КВН-викторина.
20 февраль көнне "Яшьлек" мәдәни-милли үзәгендә "Татар егете - 2015" бәйгесенең сайлап алу туры узды.
20 нче февраль көнне "XXI нче гасыр Кулибиннары" республика олимпиадасының район туры булып узды.

20 нче февраль көнне районда үткәрелгән гади Судомодельләр конкурсында катнашып VI класс укучылары үзләре ясаган катамараннар белән катнашып Ш.Данияр һәм Х.Гадел II урынга лаек булдылар һәм грамота белән бүләкләнде. Аларга киләчәктә зур уңышлар телибез!

Бүген – Халыкара туган тел көне. Туган теле белән горурланган һәркемне әлеге зур бәйрәм белән тәбрик итәбез!  Мәктәптә төрле чаралар үткәрелде.  Башлангыч сыйныф укучыларына 5 класс укучылары “Туган телдә дәшсәм генә, туган илем мине аңлар” әдәби-музыкаль композиция  күрсәттеләр. «Тел – безнең гомер юлдашыбыз»  баш астында 6 сыйныфлар тарафыннан чара үткәрелде. Уен-КВН бик күңелле үтте.Калган классларда “Газиз туган телем”, “Тел-күңел көзгесе” баш астында уен-ярыш үткәрелде.

Кичә, 20 нче февраль көнне, Сәфәр мәдәният йортында мәктәпнең ата-аналар җыелышы булып үтте. Ул мәктәп директоры Р.Ф.Бакировның отчеты белән башланып китте. Ул мәктәпнең еллык эшчәнлегенә анализ ясады, максатлар куйды. Җыелыш укучыларның концерт номерлары белән дәвам итте. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Бүген, ягъни 21 нче февраль көнне мәктәп күләмендә "Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан "Ягез әле, егетләр!" кичәсе үткәрелде. Кичәдә төрле уен-ярышлар җыр-биюләр белән аралаштырып алып барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International