ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
9А сыйныф укучысы Гаянова Инзилә Татарстан Республикасы хоккей буенча Беренчелегендә катнашып, җиңү яулады.
Математика, информатика һәм физика атналыгы кысасында 24 нче февраль көнне Назмиева Венера Хатиповна 9 нче сыйныф укучылары арасында "Булачак XXI нче гасыр программисттлары" викторинасы үткәрде.

21 февраль- Халыкара туган тел көне

Такталачык урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты атналыгы “21 февраль- Туган телләр” көненә багышланган чара белән тәмамланды. 7,8 нче сыйныф укучылары тел турында шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр әйтештеләр. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Атналыкны йомгаклап, актив катнашкан укучыларга Мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырылды.

24 февраль көнне “Яшьлек» милли – мәдәни үзәгендә 2014 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлары буенча Актаныш муниципаль районы Советы утырышы булып узды. 

  21 нче февраль көнне Кукмара муниципаль районында республика буенча мәгариф хезмәткәрләре кышкы Спартакиадасының финал ярышлары үтте.

   20 февраль көнне Кадет интернат-мәктәбендә 8-11 сыйныфлары белән "Орленок" исемле хәрби-спорт уеннары үтте.

24
февраль, 2015 ел
сишәмбе
23 нче февраль конне Иске Байсар мэдэният йортында Ватанны саклаучылар коненэ багышлап "Ягез эле егетлэр" конкурсы уткэрелде.
22 нче февраль конне Иске Байсар мэдэният йортында Тыл ветераннары белэн очрашу кичэсе уткэрелде.
22 февраль көнне  Адай авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне унаеннан  шахмат ярышы үткәрелде.
Ватанны салаучылар көне уңаеннан Кәзкәй авылында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан "Ир асылы- ил бизи" исемле бәйрәм чарасы үткәрелде. Кәзкәй мәдәният йорты каршындагы яланда җирлекнең ир- егетләре ике комндага бүленеп узара төрле ярышларда көч сынаштылар. Җанатарлар аларга көч биреп тордылар, кайнар коймак, тәмле чәй белән сыйландылар. Ярышлар концер номерлары беллән аралаштырып алып барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International