ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Лениногорский шәһәрендә “ 21 нче гасыр укытучысы остаханәсе” исеме астында укытучылар өчен уздырылган фәнни гамәли конференциядә татар теле һәм әдәбияте укытучысы Нуриева А.Г. татар теле дәресләрендә Сингапур методикасы кулланып төзелгән дәрес эшкәртмәсе тәкъдим итте. “Сингармонизм законы” темасына төзелгән бу эш конференция материаллары буенча төзелгән җыентыкка кертеләчәк.

12 март көнне 1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында район мәктәп директорлары һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары уздырылды. Биредә яшүсмерләр арасында суицидлар булдырмау турында сөйләшде. Семинарда район җитәкчелеге,  психологлар  катнашты.

Язның тәүге бәйрәме – 8 март көнендә Иске Сәфәр авылында зур гына чара узды. 
9 март конне Жинунен 70 еллыгына багышланган " Лачын" боз сараенда ООО "Ташкын" кубогына хоккей ярышлары узды.Ярыш нэтижэлэре буенча беренче урынга Актаныш командасы лаек булды.Икенче урын-Байсарнын "Легион" командасы алды.Оченче урын- Сарман район командасына бирелде.Башкортостаннын Бакалы районына  дуртенче урын булды.ООО "Ташкын" житэкчесе Салихянов Р.С. жинучелэргэ кубок хэм булэклэр тапшырды.

11 март көнне Актаныш Туган як музеенда “Туган җирнең данлы кешеләре” циклыннан курку белмәс разведчик, 4 сугышчан орден һәм медальләр белән бүләкләнгән батыр фронтовик -  Хәмит Сәлахетдин улы Мәүлитовның сугышчан батырлыгына багышланган “Авыр көрәш, бөек еллар өчен кирәк булган минем тууым” дип исемләнгән кичә узды. 


12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Буген, ягъни 12 нче март көнне район күләмендә "Парк яки скверларга иң яхшы проект" конкурсында үз эше белән катнашып 4 нче класс укучысы Айдар Гилванов "Туган авылымда парклар яки скверларга проектлар һәм макетлар" номинациясендә 3 нче урын яулады. Җитәкчесе: Н.Х.Гилванова. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
12-март  көнне   Әтәс   авыл   җирлегендә  тыл   ветераннарына   медаль  тапшыру   тантанасы  үткәрелде.Чәй  табыны   артында      зур  тормыш   юлы   үткән   әби-бабаларыбыз   хөрмәтенә концерт  номерлары күрсәтелде.Ветераннарыбыз үзләренең ачы язмышларын искэ төшерде,үзләренең иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр. Шушындый  ук чаралар Бикчәнтәй һәм Чат авылларында да үткәрелде. Бу чараларда район башлыгының социаль эшләр буенча урынбасары Шамсунова Л.Җ да катнашты.
Бүген мәктәбебездз математика һәм информатика укытучыларының "ФГОС кертү шартларында математика һәм информатика фәннәре укытуның актуаль проблемалары" темасына регионара фәнни-тәҗрибәли семинары узды.
11 нче март көнне Казан шәһәрендә үткән "Яшь ТНВ" каналының "Без Тукай балалары" проектында 2Б сыйныф укучысы Шәмсиева Әдилә (җитәкчесе - Валиева Лилия Глүсовна) катнашты.

11 март көнне Байсар урта мәктәбе укучылары “Йолдызлык 2015” конкурсының сайлап алу турында 3 бию белән катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International