Бөек Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан.

2015 елның 13 марты, җомга

11 март көнне Актаныш Туган як музеенда “Туган җирнең данлы кешеләре” циклыннан курку белмәс разведчик, 4 сугышчан орден һәм медальләр белән бүләкләнгән батыр фронтовик -  Хәмит Сәлахетдин улы Мәүлитовның сугышчан батырлыгына багышланган “Авыр көрәш, бөек еллар өчен кирәк булган минем тууым” дип исемләнгән кичә узды.

Бүген районда 48 сугыш ветераны яши. Аларның күбесенә 90 яшь тирәсе, кайберләре аннан да олы. Шуларның берсе–93 яшьлек сугыш ветераны Хәмит Мәүлитов. Хәмит абыйга Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк утка керергә туры килә. Авыр яраланулар... Сугыш афәтен, авырлыкларны үзе дә бик ачынып искә ала ветеран. 93 яшендә булса да Хәмит абыйны күңел көрлеге ташламаган, нәкъ менә шушы сыйфатлар кайчандыр аңа үзенә дә авыр сугышны кичәргә, шушы яшькә  кадәр  халыкка хезмәт итәргә ярдәм иткәндер.

Хәмит Сәлахетдин улы Мәүлитовның сугышчан батырлыгына багышланган кичә Хәмит абыйның үзе сөйләгән истәлекләр видеоязмасы белән бергә үрелеп барды. Шулай ук, аның гаилә альбомындагы фотографияләреннән әзерләнгән презентация дә кунаклар игътибарына тәкъдим ителде. Кичәдә Хәмит Мәүлитовның килене Энҗе һәм Рөстәм Мәүлитовлар, Актаныш районының Ветераннар оешмасы рәисе Нурулла Нурлыев,  район китапханәсе хезмәткәрләре, Хәмит абыйның хезмәттәшләре, дуслары, кадет интернат – мәктәбе укучылары һәм укытучылары һ.б. катнашты.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International