ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Мәктәптә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган шигырь конкурсы үткәрелде. Ямалы,Чалманарат, Бурсык, Мәсәде, Гәрәй, Уразай укучылары килде. Безнең мәктәп укучылары уңышлы чыгыш ясадылар.
18 март көнне Такталачык урта мәктәбе технология укытучысы Нуриев Ф.Ш., Киров мәктәбендә оештырылган район семинарында катнашып, "Технология дәресләрендә предметара бәйләнеш" дигән темага чыгыш ясады.
18 март көнне Киров урта мәктәбендә технология укытучыларының район киңәшмәсе булып узды.
17 нче март көнне Сәфәр урта мәктәбендә Г.Тукай исемендәге шигырь сөйләүчеләрнең төбәк бәйгесе булып узды. Әлеге конкурста безнең мәктәптән Хузина Азилә (3 класс), Ганиев Нурислам (3 класс) катнаштылар. (Укытучылары: Гиздуллина А. Ф.)

18
март, 2015 ел
чәршәмбе
18 март көнне үзәк китапханәнең уку залында Актаныш технологик техникум укучылары белән Бөек Ватан сугышы ветераны, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, медальләр, юбилей билгеләре белән бүләкләнгән, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Раянов Хәмит Раян улы белән очрашу кичәсе үтте.
Пленар утырыш 21ендә көн дәвамында уздырыла, анда җыен нәтиҗәләре буенча документ кабул ителә
20 март көнне 11:00 сәгатьтә “Яшьлек” мәдәният үзәгендә эшмәкәрләр, кече оешма җитәкчеләре белән очрашу үткәрелә.
17 март  көнне Татар Суыксу авылы мәдәният йортында җирлегебезнең тыл ветераннарына медальләр  тапшыру тантанасы үтте.

17 нче март көнне Сәфәр урта мәктәбендә Г.Тукай исемендәге шигырь сөйләүчеләрнең төбәк бәйгесе булып узды. Безнең мәктәптән бу конкурста  башлангыч класс укучылары Тимирова Гөлнур, Марданова Элина,Әхмәтшәрипова Алинә катнаштылар.

17 март көнне Чалманарат авыл җирлегендә тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International