Бөек Ватан сугышы ветераны белән очрашу кичәсе.

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
18 март көнне үзәк китапханәнең уку залында Актаныш технологик техникум укучылары белән Бөек Ватан сугышы ветераны, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, медальләр, юбилей билгеләре белән бүләкләнгән, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Раянов Хәмит Раян улы белән очрашу кичәсе үтте.
   Кичәдә укучыларны Хәмит абыйның тормышы белән, Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән батырлыгы, сугыштан соң район мәдәниятен үстерүдә зур өлеш керткәне турында, үрнәк гаилә, балалары да хөрмәткә лаек булулары турында сөйләдек.
   Раянов Хәмит абый укучылар алдында чыгыш ясады. Бөек Ватан сугышында һәлак булып калган абыйсын искә төшерде, япон, Бөек  Ватан сугышында катнашканы турында сөйләде.
  Соңыннан үзәк китапхәнең абонемент бүлегендә "Бөек Җиңүгә 70 ел", уку залында "Җиңү нуры" китап күргәзмәләренә күзәтү ясалды.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International