Яз җиткәч юлда техника, велосипедта йөрүче балаларның саны арта. Шул уңайдан Сәфәр урта мәктәбендә укучыларга Илнар Шәйхенурович юл йөрү кагыйдәләре турында тагын бер кат искәртеп, аңлатып тәрбия сәгате үткәрде. Юлларда имин йөрик!
30 нчы март көнне аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүче 2 нче Актаныш мәктәбе базасында мәктәп директорлары һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының "Профилактика наркомании и ПАВ в образовательных организациях района" темасына ведомствоара семинары үтте. Әлеге семинарда безнең мәктәп директоры Ф.Ф. Газизов тәрбия эшләре буенча директор урынбасары А.А. Марданова да катнаштылар.