Актаныш шахматчыларының уңышлары

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

24 – 30 март көннәрендә Казан шәһәрендә, X спартакиада кысаларында, шахмат уеннары булып узды. Анда Татарстан Республикасының шәһәр һәм районнарыннан 30 команда катнашты. Актаныш районы командасы да әлеге ярышларда уңышлы гына чыгыш ясап, IV урынны яулап кайтты. Команда составында 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбеннән Нигматуллин Алмаз, Халирахманов Динар, Гимазова Роза һәм Миргаянова Элвина катнаштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International