ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2015 ел
җомга

Бүген, мәгәриф идәрәсе планы нигезендә, балаларның  техник иҗатын үстерү буенча республика күләм фестиваленең район этабы узды. Технология укытучысы Нуриев Ф.Ш. укучылар белән ракета, корабль модельларын ясап уңышлы чыгыш ясады. Фестивальдә шулай ук укучыларның башка төрле эшләредә урын алды.

Мәктәбебез укучылары Бөек Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган викторинада 3урын яуладылар. Җитәкчесе: ХабибуллинаСөмбел Габдулла кызы.
Бөек Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган викторинада татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Ландыш Илгиз кызы 3 урын яулады.

Иске Балтач башлангыч белем бирү мәктәбендә  башлагыч укытучыларының  һәм Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар телчеләренең  эшлекле семинары булды.


4 класста ата-аналар җыелышы.
Мәктәбебез укучылары командасы почетлы III урынга лаек булды.
Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбенең  башлангыч класс укучылары тыл ветераны Баянова Оммахани апа белән очрашу үткәрде.

 2015 нче елның 1 гыйнварыннан "Рәсәй Федерациясендә халыкка  социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында"  Федераль закон үз көченә керде.  Республиканың социаль хезмәт күрсәтү оешмалары, социаль хезмәт төрләре, аларны күрсәтү тәртибе һәм шартлары, тарифлары  турында тулырак мәгълүматне http://sobes.tatarstan.ru/ ссылкасы буенча кереп танышырга мөмкин.

8 апрель Актанышбаш авылы китапханәсендә "Китап алдым кулыма" дигән тема астында китап күргәзмәсе үткәрелде.
Мәктәптә үтүче "Театр" түгәрәгенең Пучы иҗат үзәгендә еллык отчеты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International