Тат. Суыксу урта мәктәбендә тыл ветераны белән очрашу.

2015 елның 10 апреле, җомга

   Туган җиребезгә ямьле яз килде. Быелгы яз Бөек Җиңүнең   70 еллыгын алып килүе белән һәркем өчен изге, кадерле. Без 70 ел инде тыныч күк, якты кояш белән бәхетле көнебезне башлыйбыз.  Шул уңайдан Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбенең  башлангыч класс укучылары авылыбызның кадерле кешесе- тыл ветераны Баянова Оммахани апа белән очрашу үткәрде . Оммахани апа үзенең балачагы, сугыш елларында күргән михнәтле тормышлары турында сөйләгәндә күзләребез яшьләнде.Укучыларның чыгышлары, иншалары да бик эчтәлекле иде.Очрашу безгә бик ошады.Барыбыз да киләчәктә сугышлар булмасын дип телибез. Илебез тыныч, күгебез аяз булсын! Сугыш һәм тыл ветераннарыбыз сәламәт булып озак яшәсеннәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International