ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2015 ел
шимбә

Такталачык урта мәктәбенең 4 нче класс укучылары дәрестән тыш эшчәнлек вакытында әкиятләр сәхнәләштерделәр. I нче команда Абдулла Алишның "Куян кызы" әкиятен, II команда татар халык әкияте "Өч кыз"ны сәхнәләштерделәр. Ике команда да ныклы әзерлек белән килгәннәр иде. Костюмнар, декорация , сәнгатьле сөйләмгә игътибар ителде. 

Өлкәннәр декадасы кысаларында район күләмендә үткәрелгән инша бәйгесендә мәктәбебезнең 3 нче класс укучысы Сарваров Нәфис мактаулы I урынны алды. Укытучысы Сарварова З.Н. Аларга киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез. Афәрин!
9   октябрь көнне  Уразай мәдәният йортында  Актаныш туган якны өйрәнү музее белән берлектә "Таулар" колхозын күп еллар җитәкләгән Инсаф Камалетдиновның тууына 90 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе үткәрелде. Кичәгә шул чорда Инсаф ага белән эшләгән җитәкчеләр, хезмәттәшләре,балалары, туганнары катнашты.

9
октябрь, 2015 ел
җомга
7 нче октябрь көнне  Күҗәкә авылында  өлкәннәр хөрмәтенә бәйрәм чарасы оештырылды.  
8 октябрь көнне Чөгәнә башлангыч мәктәбендә хезмәт ветераннары белән очрашу булды.
Буген район мәдәният йортында, өлкәннәр декадасы кысаларында, “Халкыбызның милли ризыклары – Бәлеш” конкурс-күргәзмәсе үткәрелде.

7 октябрь көнне Яңа Әлем мәдәният йортында КВН командаларының  зона ярышы узды. 
Усы авыл мәдәният йортында 9 нчы октябрь көнне  "Нурлы булсын гомер көзләре "дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде.Бәйрәмгә барлык өлкәннәр дә чакырылды.Аларга Актаныш Агрофирмасы ярдәме белән табын әзерләнде.Авыл үзешчәннәре һәм балалар көче белән әзерләнгән зур концерт күрсәтелде.Кичәдә өлкәннәргә багышлап язылган мәгънәле шигырләр укылды.Ахырдан өлкәннәргә Агрофирма әзерләгән күчтәнәч пакетлар тапшырылды. 
Буген мәдәният йортында, өлкәннәр декадасы кысаларында, “Халкыбызның милли ризыклары – Бәлеш” конкурс-күргәзмәсе үткәрелде.


Шәбезбаш авыл клубында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International