Октябрь ае мәктәп китапханәсе айлыгы дип игълан ителде. Шул уңайдан Икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә бик күп чаралар уздырыла.
Тәртипсезлекне булдырмау һәм аларны кисәтү, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү һәм ныгыту максатыннан башлангыч сыйныф укучыларының бәлигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор майор Ахунова Ания Анил кызы һәм юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау бүлеге җитәкчесе Саетова Рәсимә Заһит кызы белән очрашуы булды.