Кыр-Каентүбә авыл клубы яңалыклары.

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе
18 октябрь көнне,Кыр-Каентүбә авыл клубында,"Сөмбеләнең серле төеннәре"дип аталган бәйрәм узды.Уңыш алиһәсе-Сөмбелә җибәргән баудагы төеннәрне чишәргә кирәк иде.Ә аларны чишү өчен  көзне ярату,акыл,үткен сүз,тапкырлык,җитезлек кирәк.Бер төен-бер бирем.Төеннәр-тугыз.Бу эштә үзебезнең авыл кызлары-Сөмбеләләр ярдәм итте.Ярышлар арасында мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныф укучылары концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.Кичә ахырында Сөмбеләләр төрле номинацияләрдә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.     
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International