Актаныш муниципаль район Советының 3 нче чакырылыш 2 нче утырышы 23 октябрь көнне үткәрелде.
Татар Сыксуы “Ромашка” балалар бакчасыда тәрбияләнүчеләр мәктәпкә экскурсиягә килделәр. Аларга аеруча мәктәп музее ошады. Барлык экспонатларны да кызыксынып карадылар. Китапханәче Мадиярова Гөлназ апаларының сөйләвен кызыксынып тыңладылар. Мәктәп китапханәсендә дә булып, балалар бакчасында уку өчен “Җир планетасы турында”, “Могҗизалар” һ.б. балалар өчен булган китапларны сайлап алдылар. Экскурсия балаларга бик ошады.
Бүген мәктәбебездә 1-4 класс укучыларына " Укучының мәдәни көндәлеге"н тапшыру тантанасы булып узды. Бу чарада башлангыч класс укучыларының ата- аналары да катнашты. 2 класс җитәкчесе Ахмадуллина Миләүшә Мулланур кызы бу көндәлек белән эшләү тәртибен аңлатты һәм узган уку елындагы көндәлек белән эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
22 октябрь - рус язучысы Иван Алексеевич Бунинның тууына 145 ел. Шул уңайдан мәктәп китапханәсендә укучылар өчен И.А.Бунинның китапларыннан күргәзмә оештырылган.
16 октябрьдә КФУда Әдәбият елына һәм татар классигы М.Мәһдиевнең 85 еллыгына багышланган укучыларның һәм студентларның Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе узды.