Актаныш муниципаль район Советының 3 нче чакырылыш 2 нче утырышы 23 октябрь көнне үткәрелде. Сессия эшен район башлыгы Фаил Камаев алып барды. УтырыштаТатарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Татарстан халыклар дуслыгы йорты” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ирек Шәрипов, Россия Федерациясе казначылыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриахметов, Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Раиль Гаффаров, район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, авыл җирлеге башлыклары һәм оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.
Көн тәртибендә унөч мәсьәлә каралды:
1. Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында.
2. Актаныш муниципаль районы Советы комитетлары турында.
3. «Бердәм Россия» депутатлык фракциясен теркәү турында.
4. 2015 нче елның 9 аена Актаныш муниципаль район бюджетының үтәлеше турында.
5. 2016 нчы елга Актаныш муниципаль районы бюджет проектын төзү һәм раслау үзенчәлекләре турында.
6. 2015 нче елның икенче яртыеллыгына Актаныш муниципаль районы мөлкәтен хосусыйлаштыру буенча фаразлы план турында.
7. Актаныш муниципаль районы Уразай, Яңа Әлем, Пучы,Актанышбаш авыл җирлекләренең генераль планнары проектларын раслау турында.
8. Актаныш муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе составына кандидатура тәкъдим итү турында.
9. Актаныш муниципаль районы Советының 08.11.2014 елгы №41-07 санлы “Актаныш муниципаль районы” муниципаль хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткә дәгъва итүчеләрнең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәткә кагылышлы җавапчылыклары турында мәгълумат бирү хакында Нигезләмәне раслау турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында.
10. Актаныш муниципаль районы Советының 08.11.2014 елгы №41-08 санлы “Актаныш муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә муниципаль вазыйфа башкаручыларның һәм муниципаль вазыйфа башкаруга дәгъва итүчеләрнең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәткә кагылышлы җавапчылыклары турында мәгълумат бирү хакында Нигезләмәне раслау турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында.
11. Актаныш муниципаль районы Советының 08.11.2014 елгы №41-10 санлы “Актаныш муниципаль районында муниципаль вазыйфаларны башкаруга дәгъва итүче гражданнар һәм муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан бирелүче белешмәләрнең дөреслеген, тулылыгын һәм муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт вазыйфасы тәлапләрен үтәүне тикшерү турындагы нигезләмәне раслау турында”гы карарны гамәлдән чыгару турында.
12. Актаныш муниципаль районы Советының 08.11.2014 елгы №41-09 санлы “Актаныш муниципаль районында муниципаль хезмэткәрләрнең хезмәт тәртибенә куелган тәлапләрне үтәү һәм мәнфәгатләр конфликтын җайга салу буенча комиссия турындагы нигезләмәне раслау турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында.
13. Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгәриф идәрәсе” муниципаль казна учреждениесе турындагы нигезләмәне яңа редакциядә раслау турында.
Көн тәртибенең беренче мәсьәләсе буенча депутатлар Актаныш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына Илнар Фәттахов кандидатурасын яклап тавыш бирделәр.
Фәттахов Илнар Энгель улы
1985 елның 7 ноябрендә Актаныш авылында туа.
2009 елда А.Н.Туполев исемендәге КДТУ тәмамлый.
Хезмәт юлы:
02.2006 – 11.2010 – “Таттелеком“ ААҖнең мәгълүмати технологияләр үзәгендә әйдәүче инженер;
11.2010 – 01.2013 – “Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге” ДУПнең җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге җитәкчесе;
01.2013 – 12.09.2013 – Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм инновацияләр буенча урынбасары;
12.09.2013 –18.10.2013 – Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы;
18.10.2013 – Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе.
Гаилә хәле: өйлəнгəн, кыз бала тәрбияли.