17-18 октябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә Татарстан Республикасы бадминтон федерациясенең Кама аръягы лигасы ярышлары белән Кубок өчен командалар бәйгеләре ачылды. Турнирда Актаныш, Алабуга, Тукай, Менделеевск, Түбән Кама районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән 26 команда катнашты. Бәйге 1999 елгы һәм 2000 елгы яшүсмерләр арасында барды.