Наил Магдеев Актаныш районы башлыгы Фаил Камаевка һәм барлык актанышлыларга рәхмәт сүзләре җиткерде

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе
Чаллы шәһәрендә узучы ярминкәләрдә актанышлыларның катнаша килүе яхшы традициягә әйләнеп бара һәм халык арасында танылганлыгы арта. Шамил Усманов урамында узган ярминкәдә Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрдән зур делегация катнашты. 
 Тәкъдим ителгән продукция ассортименты белән шәһәр мэры Наил Магдеев шәхсән үзе танышты, шулай ук сатып алучы һәм сатучылар белән аралашты. 

Чаллыларны ярминкәдә үзләренең моңлы тавыш һәм биюләре белән "Агыйдел" Дәүләт җыр һәм бию ансамбле куандырдылар. 

Сату рәтләрендә көзге уңыш һәм терлекчелек продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителде. Ярминкә чаллыларны үзенең продукция төрлелеге, сыйфаты һәм түбән бәяләре белән сөендерде. 

Наил Магдеев Актаныш районы башлыгы Фаил Камаевка һәм барлык актанышлыларга авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашулары һәм чаллыларга ярдәм күрсәтү өчен  рәхмәт сүзләре җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International