ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

19 нчы ноябрь көнне Иске Айман мәдәният йортында "Голчирә "мәчете имам хатибы Айгиз хәзрәт катнашында  "Без иманлы юлда "дигән әңгәмә үткәрелде.

Киңәшле эш таркалмас.

Усы авыл мәдәният йортында бию конкурсына әзерлек бара.

16 нчы ноябрь көнне 9 класс укучыларының ата-аналары җыелышы булды.Җыелыштан соң,укучылар ата-аналар белән берлектә рус теле буенча ОГЭ биремнәре эшләп карадылар.

20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көнендә Актанышның нотариаль конторасы бинасында һәм "Игелек үзәге" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә белгечләр гражданнарны кабул итү оештыралар.

18 нче ноябрь көнне районда күп тапкырлар Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР Чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Анваров истәлегенә үткәрелгән милли көрәш буенча безнең мәктәпнең VIII класс укучысы Сәфетдинов Ильназ 1998 нче елгы яшүсмерләр арасында III урын яулады. Аны әлеге җиңүе белән котлыйбыз!

МӘктәптә толерантлык дәресе узды.Дәрес әңгәмә белән башланды. Тормыштан вакыйгалар белән бәйләнеп барылды. Толерантлыкка карата уеннар үткәрелде.


18
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

16 ноябрь көнне Татар Суыксу авылы китапханәсендә балалар журналларына күзәтү үткәрелде.

2015 елның 16 нчы 22 нче ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, эшмәкәрләр атналыгы кысаларында, районнарда эшмәкәрләр өчен белем арттыручы "Бизнес-десант" семинар-киңәшмәләре уздыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International