2015 елның 16 нчы 22 нче ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, эшмәкәрләр атналыгы кысаларында, районнарда эшмәкәрләр өчен белем арттыручы "Бизнес-десант" семинар-киңәшмәләре уздыра.
Шул унайдан, бүген, 18 ноябрьдә “Яшьлек” мәдәни үзәгендә «Бизнес-десант» семинары узды. Семинарда эш башлаучы эшкуарлар өчен каралган ярдәм чаралары турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм итү үзәгенең Актаныш муниципаль районы буенча вәкиле Булат Шайхразиев эшмәкәрләргә файдалы булган, ярдәм итүче программалар, яңалыклар турында мәгълүмат җиткерде.
Шулай ук семинарда Төньяк Америкадан килгән вәкил, бизнес-тренерлар катнашты. Алар семинарда катнашучы эшмәкәрләргә кызыклы чыгышлар, файдалы мәгълүмат җиткерделәр.