16, 17 декабрь көннәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан Республика олимпиадасының муниципаль этабы уздырылды. Олимпиадада 4-11 класс укучылары катнашты. Мәктәп этабы җиңүчеләре ныклы әзерлектән соң, район этабына җибәрелде.
Татарстан Республикасы АПКында 2016 елгы яхгы кыр эшләрендә 14 мең трактор, шул исәптән энергиясыйдырышлы 2000нән артык техника, 600дән артык чәчү комплексы, 6,4 мең чәчкеч, 5,7 мең культиватор һәм 1 меңнән артык күпфункцияле туфрак эшкәртү агрегатлары катнашачак. Бу бөтен арсенал чәчү кампаниясен тиешле агротехник срокларда башкарып чыгарга мөмкинлек бирәчәк.
“Бердәм Россия” сәяси партиясе тарафыннан ел саен үзенең туган көнендә гражданнарны кабул итүләр үткәрелә. Шул исәптән Актанышта да. Быел уздырылган бердәм кабул итү көнендә район башлыгы – “Бердәм Росссия” партиясенең Актаныш бүлекчәсе сәяси совет сәркатибе Фаил Камаев, аның урынбасарлары килүчеләрнең үтенеч-сорауларына җавап бирделәр. Төштән соң мондый кабул итүләр авыл җирлекләрендә булды. Аларда район Советы башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, җирлек башлыклары, район Советы депутатлары һәм авыл Советы депутатлары катнашты.
Кадет интернат-мәктәбендә укучылар карсыннар ясыйлар. Иң яхшы карсынга конкурс игълан ителгән. Барлык сыйныфлар җиңергә тели. Уңышлар телибез!
16 декабрьдә Казанда Татарстан Республикасының яшь педагоглары һәм мәктәп директорларының I форумы узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Форумга чакырулы педагогларның (30 яшькәчә) һәм мәктәп директорларының (35 яшькәчә) гомуми саны меңнән артык.
16-19 декабрь көннәрендә кадет интернат-мәктәбендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының беренче полугодие өчен контроль эшләре уза.
Киров мәдәният йортында кунакта Әтнә дәүләт театры.
Яна елга эзерлек.