16 декабрьдә Казанда Татарстан Республикасының яшь педагоглары һәм мәктәп директорларының I форумы узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Форумга чакырулы педагогларның (30 яшькәчә) һәм мәктәп директорларының (35 яшькәчә) гомуми саны меңнән артык.
Чара, “Яшь педагоглар һәм җитәкчеләр клублары” челтәрен булдыру максатыннан, оештырылды.
Форум аралашу һәм фикер алышу өчен интерактив мәйдан булып хезмәт итә, һәр яшь укытучыга һөнәренең кискен проблемалары турында фикер уртаклашу һәм аларны чишү өчен экспертлар киңәшләрен алуга мөмкинлек булдыра. Чара кысаларында Татарстан Республикасының яшь педагоглары ассоциациясе төзелде.
Кадет интенат-мәктәбеннән Яшь педагогларның беренче Форумында тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Даутова Т.Г. катнашты