Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган "Тормыш аллеясы" проектында катнашып, һәр класс кедр һәм имән агачы орлыклары утырттылар.
3 гыйнвар көнне Актаныш муниципаль районында спорт һәм сәламәтлек декадасына багышлап, мәктәп укучылары арасында Кыш Бабай бүләгенә шахмат бәйгесе булып узды.
9 гыйнварда 2016 елның спорт декадасына багышланган, укытучыларның Кышкы спартакиадасы уздырыла. Чараның максаты булып сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвеше пропагандалау, районның иң көчле спортчыларын ачыклау тора. Укытучылар түбәндәге спорт төрләре буенча ярышачаклар: чаңгы ярышы, өстәл теннисы, армспорт, дартс, шахмат, канат тарту.
2015 ел төрле вакыйгаларга бай булып, тарих сәхифәсенә язылды. Районыбыз тормышында, гадәттән тыш үзгәрешләр булмаса да, социаль-икътисадый яктан ирешкән уңышлар шактый. Район башлыгы Фаил Камаев белән булган әңгәмәдә шуларга тукталып, киләсе елга билгеләнгән максатлар белән таныштык.
Алкалы хоккей буенча 2005 елгы яшь хоккейчылар арасында Россия беренчелегенә Идел буе регионы II зона бәйгеләре 4-8 гыйнвар көннәрендә Актанышның “Лачын” боз сараенда үтәчәк.
Гыйнвар башы – ел башы. Яңа ел белән чын күңеллергә яңа өметләр, ышанычлар килә.
Ышанычларыгыз, йөрәгегезнең серле бер почмагында сакланган өметләрегез тормышка ашсын, бәхетләрегез мөлдерәмә тулып торсын. Гомерегез шатлыклы, куанычлы, мул ризыклы булсын, сәламәтлектә узсын. Шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр узган елдагын да кубрәк булсын, күңелсезлекләр иске елда калсын.
Әтәслеләрнең тройкасы- иң яхшысы
Актаныш муниципаль районы Башлыгы Фаил Камаевның Яңа ел котлавы
30 декабрь көнне 9.00 сәгатьтә районның “Бүләк” чаңгы-роллер трассасында Кыш Бабай бүләгенә чаңгы ярышлары узды