Әтәс мәктәбе яңалыклары

2016 елның 3 гыйнвары, якшәмбе

9 гыйнварда 2016 елның спорт декадасына багышланган, укытучыларның Кышкы спартакиадасы уздырыла. Чараның максаты булып сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвеше пропагандалау, районның иң көчле спортчыларын ачыклау тора. Укытучылар түбәндәге спорт төрләре буенча ярышачаклар: чаңгы ярышы, өстәл теннисы, армспорт, дартс, шахмат, канат тарту.
 

Һава торышына һәм Яңа ел ялларына карамастан, безнең укытучылар үзләре катнашачак спорт төре буенча ныклы әзерлек алып баралар. Кемдер чаңгыда шуа, кемдер шахмат һәм өстәл теннисы белән шөгыльләнә. Кыскасы, һәр катнашучы җиңүгә омтыла. Барысына да уңышлар юлдаш булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International