ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Районның ЗАГС бүлегендә быел Актанышта туган беренче  бала теркәлде. Юлия  белән Азат  Давлетовлар  гаиләсендә туган әлеге сабыйга әти-әнисе Эмиль дип исем кушты.

9 нчы  январь конне Иске Кормаш мэдэният йортында балалар бэйрэме узды.

9 январь көнне төрле яшьтәге балалар белән тауга бардык.

9 январь  көнне Иске Балтач авыл клубында төрле яшьтәге балалар белән "Тапкырларга табышмак" кичәсе уздырылды.

Мәктәпнең иң кыю, көчле һәм батыр егетләре көрәш буенча Яңа ел турнирында катнаштылар. 

9 нчы гыйнвар көнне Актаныш районы мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы булып үтте. Анда безнең мәктәптән башлангыч класс укытучысы Хисамова Айсылу Фәрит кызы дартс буенча III урын яулады. Аны әлеге җиңүе белән котлыйбыз!. 

9 нчы гыйнвар көнне узган мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасында Пучы урта мәктәбе укытучылар командасы 3 урынны яулады.

Кышкы спартакиадада Гөлчәчәк Валериевна  кул көрәшендә 2 нче урынны алды.Котлыйбыз!

Районда  укытучылар арасында узган  кышкы спартакиада безнең команда 5 нче урынны алды.Афәрин!

7 гыйнвар көнне Хакимият Башлыгы Чыршы бәйрәмендә мәктәпнең иң актив укучылары: Макарова Илүзә, Имамова Таңсылу, Шәйхетдинова Гүзәл (11 класс), Фатхуллин Ильяс (8 класс) катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International