Актанышта 2016 елның тәүге сабые туды

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Районның ЗАГС бүлегендә быел Актанышта туган беренче  бала теркәлде. Юлия  белән Азат  Давлетовлар  гаиләсендә туган әлеге сабыйга әти-әнисе Эмиль дип исем кушты.

 7 гыйнвар көнне якты дөньяга аваз салган нәнинең авырлыгы 3 кг, буе 53 см.

Без сезне нәниегез туу белән чын күңелдән котлыйбыз.Нәниегез тормышыгызның иң нәфис ,иң кадерле чәчкәсе булып ,тормышыгызга ямь,мәхәббәтегезгә- көч,сафлык өстәп,сау-сәламәт,зирәк акыллы булып үссен! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International