ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Карт авылы кешеләредә Яңа ел бәйрәмен көтеп алдылар.

6А сыйныфы укучысы Фазлыев Рәмис каникуллар вакытында робототехника буенча олимпиадага әзерләнүдә катнашты.

Киров мәдәният йортында Искечә "Яңа ел"

Түке  авыл  китапханәсендә   балалар  белән   берлектә  "Оста  куллар  " түгәрәге  эшли.

Шәрип авылы мәдәният йортында балалар белән бал- маскарад үткәрелде.

Район хакимияте бинасының утырышлар залында районыбызның актив егет-кызлары «Яшьлек – time» креатив мәйданының үсеш программасы буенча презентация күрсәттеләр.

9 гыйнвар көнне Актанышның балалар иҗат үзәгендә укучылар арасында Кыш Бабай бүләгенә акробатика буенча ярыш булып узды. Яшь спорт сөючеләр үзләренең осталыкларын, сәләтләрен төрлечә күрсәттеләр.  Безнең мәктәп укучылары да бу ярышта катнаштылар һәм 2000-2002 елгы кызлар арасында: Мөхәмәтова Сөмбел -  2 урын, ә Хөснетдинова Энҗе – 3 урын яуладылар. Молодцы!

Грипп – гомумән алганда, елның көз-кыш вакытында теркәлүче  авыр вируслы йогыш. Гриппка бирешүчәнлек гомуми. Йогыш тапшыруның иң киң таралган юлы – йөткерү, төчкерү, сөйләшү вакытында һава-тамчы аркылы. 

ТРның Сатып алулар буенча интернет-порталы эшли башлады. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган матбугат конференциясендә ТРның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Ольга Редько хәбәр итте.

4 январь көнне "Урман илендә кунакта" дип аталган балалар елкасы үтте! Кунакка Кыш Бабай белән Кар Кызы, убырлы, маймыл, куян һәм башка әкият геройлары чакырылган иде. Алар үзләре белән торле уеннар һәм бүләкләр алып килделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International