Киров мәдәният йортында искечә "Яңа ел" уңаеннан тимераякта уенлы җырлы бәйрәм үткәрелде. Мәдәният йорты янында урнашкан шугалакта балалар тимераякта фигуралы шуу буенча узләрен сынап карадылар. Алар өчен торле конкурслар үткәрелде, җырлар җырладылар, биеделәр. Мондый бәйге беренче тапкыр гына үткәрелсә дә, балалар сынатмады, һәм бик канәгать калдылар. Ә азактан командаларга бүленеп хоккей уйнадылар.