14 февральдә Актанышта оештырылган Россия күләм чаңгы ярышында татар теле укытучысы Нургалиева Венера 3 нче урынны алды .Ул грамота һәм истәлекле бүләккә ия булды.Котлыйбыз!
13 февраль көнне Казан шәһәренең “Патриот” яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү хәрби-спорт үзәге Татарстан Республикасының кадет интернат-мәктәпләре арасында узган республика спартакиада ярышлары үтте.
Мәктәптә патриотик айлык дәвам итә.Шул уңайдан, укучылар белән бергә татар теле укытучысы Нургалиева Венера Нәҗип кызы Муса Җәлил иҗатына багышланган чайнворд үткәрде.3 нче класс укучысы Валиева Айсылу- беренче урында , ә иң актив укучылар Галлямов Айнур һәм Нургалиев Искәндәрләр булды.
Бүген Афганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга -27 ел тулу уңаеннан, педагог - оештыручы Хаҗипова Нурдидә тематик линейка үткәрде.Линейка презентация, укучылар чыгышы белән бергә үрелеп барды.Чара һәйкәлгә венок салу белән тәмамланды.
14 февраль көнне Иске Айман җирлегендә максатчан салым җыю буенча референдум утте.
Класс җитәкчесе- укучыларның җитәкчесе дә, дусты да, юнәлеш бирүчесе дә. Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең беренче класс җитәкчесе Шәмсиева Миләүшә Рафаел кызы район күләмендә үткәрелгән бәйгедә үзенең әзерләгән чаралары, эшчәнлеге буенча проект яклавы белән моны исбат итте. Яңа Әлем мәктәбендә ике көн дәвам иткән бәйгедә катнашып, ул "Самый классный- классный" номинациясе җиңүчесе булды. Аны бу җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүен телибез
Татар әдәбияте фәне буенча уздырылган Республика күләм олимпиадада катнашып, 9 нчы класс укучысы Энҗе Габдуллина 2 урын яулады (укытучысы Шәемова А.М.). Аларны зур җинү белән котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар телибез.
Калмаш авылында гомер итүче тыл ветераны Тәгъзимә Зыязетдин кызы Нуретдинова 14 нчы февраль көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.