Кадет интернат-мәктәбе - Татарстан Республикасының кадет интернат-мәктәпләре арасында узган республика спартакиада ярышларының җиңүчесе

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

13 февраль көнне Казан шәһәренең  “Патриот” яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү хәрби-спорт үзәге Татарстан Республикасының кадет интернат-мәктәпләре арасында узган республика спартакиада ярышлары үтте.

 Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп – интернаты ТИН укытучысы, майор Измайлов И.Г., физик әзерлек буенча инструктор  Әхмәров Л.Р. җитәкчелегендәге Актаныш кадет интернат - мәктәбе командасы 15 команда арасында гомуми I урынны яулады һәм диплом, кубок, Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Бекинов улы Сафиуллин исемендәге күчмә вымпел белән бүләкләнде. 

Ярышта җиңүләр:

 аркылы борыста тартылу - гомумкоманда I урын, Николаев Денис - I урын, грамота һәм планшет, Галиев Рафил - II урын, грамота;

- автомат сүтү - җыю - гомумкоманда I урын, Шагиева Элза - I урын, грамота һәм планшет;

-противогаз кию - гомумкоманда III урын, Шагиева Элза - I урын, грамота һәм планшет;

-стройда йөрү​ - гомумкоманда I урын;

-алга гәүдәне авыштыру - гомумкоманда II урын;

- "Бернәрсә дә һәм беркем дә онытылмады " плакатлар конкурсында  - гомумкоманда II урын.

Молодцы! Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International