ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне 2023 елның 24 октябрендә 10.00 сәгатьтә узачак «физик затларның мөлкәтенә салым салу» темасына вебинарга чакыра.



20
октябрь, 2023 ел
җомга

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

20 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыннарда:

- төнлә һәм иртән томан;

- көндез көчле җил 15-17 м/с, көньяк районнарда көчле яңгыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

 

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бушулайукҗәмәгать транспорты тукталышларына, төзелепбетмәгәнбиналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юлбилгеләреннән, электрлинияләреннәнерагракторыргакирәк.

4. Зурагачларянындабулырга, шулайукаларянында автотранспорт куяргаярамый-җилөзгәнботакларзуркуркынычтудыра.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелепкилүче яки ремонтланаторганбиналарянындамондыйкуркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшен вакытында:

  1. Әгәрдәсез, велосипедта яки мотоциклдаикән, яшеняшенләгәндә, хәрәкәтитүдәнтуктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.
  2. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
  3. Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.
  4. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
  5. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Томан вакытында:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә.

Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыртормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ.

Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.

Туманда хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең ару-талуы арта. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильнең томан эчендә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алда баручы транспорт чарасы белән була. Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә – гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында трассаны узмаска кирәк, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымын каршылап кына хәрәкәт итәргә.

Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Дәүләт Думасы беренче укылышта рөхсәт органнарының карарларына һәм гамәлләренә (гамәлсезлегенә) судка кадәр шикаять бирү турында закон проектын кабул итте.


19
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Актаныш  муниципаль районы  ЗАГС бүлегендә   “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре  уткәрелде


18
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Исегезгә төшерәбез, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» милли проектының максаты – бизнеска аның үсешенең барлык этапларында ярдәм итү: старт идеясеннән алып киңәйтүгә һәм экспортка чыгуга кадәр. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган милли проектлар 2019 елда старт алды.

     Хөрмәтле Актаныш районы эш бирүчеләре, Сезне хезмәт өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәргә, эшчеләрне эшкә урнаштыру, салымнарны һәм иминият взносларын вакытында түләүне тәэмин итәргә чакырабыз.

     Гражданнар «кайнар линия» телефоны аша Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлегенә 8(85552) 3-44-16 номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Һәрбер мөрәҗәгать яки хәбәр хосусыйлык тәртибендә каралачак.

Бөтендөнья яшьләр фестивале сезне иң масштаблы фестивальнең бер өлеше булырга чакыра

2023 елның 19 октябрендә 09.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр
2023 елның 26 октябрендә 09.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр

Россия гаиләләре өчен "Это у нас семейное" конкурсында катнашу өчен теркәлү дәвам итә. Конкурс гаиләләрне уртак эшләр аша берләштерүче проект булып тора. Чара актив тормыш позициясе булган, һәрьяклап үсештә кызыксынучы гаиләләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү өчен үткәрелә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International