8 апрель Киров урта мәктәбендә баскетбол ярышы булып узды. Ярышта Киров, Сәфәр, Кадет-интернат мәктәпләре катнашты. Безнең мәктәп кызлар командасы 2 урынга ия булдылар. Уңышлары белән котлыйбыз кызларны!
Мәктәбебездә яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы "Ялкын" эшләп килә. Дружина, 11 апрель көнне Такталачык мәктәбендә узачак "Горячие сердца"конкурсына әзерлек алып бара. Укучыларыбызга уңышлар телибез!
Мәктәптә 8 апрель, Киров урта мәктәбендә сыерчык оялары һәм кош макетлары күргәзмәсе үткәрелдә. Алар арасыннан иң матурлары сайлап алынды һәм урыннан чыгарылды: 1 урын- Хәкимов Булат(6 класс), 2 урын- Сабиров Данияр (1 класс), 3 урын- Шайгарданов Булат( 4 класс). Укучыларыбыз кош ояларын да, макетларны да төрле материалдан,кызыклы итеп, бик тырыш эшләгәннәр.
7- апрель көнне Әтәс авыл җирлеге халкын Актаныш районы ветераннар советының "Гәрәбә" клубы членнары зур концертлары белән сөендерделәр.
Н.Лобачевский исемендәге I Бөтенроссия фәнни конферециясендә гуманитар гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Энҗе Әһлетдинова - призер, 10 нчы сыйныф укучысы Айсинә Салахова (җитәкчеләре Л.Ф. Әһлетдинова) лауреат исемен яуладылар.
Татарстанда - су саклау зоналары елы.
8 апрель көнне Яңа Әлем балалар бакчасында тәрбиячеләр Р.Х. Әгъләмова, Л.Р. Максутова уртанчылар төркеме балалары белән ата-аналарга ачык эшчәнлекләр күрсәттеләр.
Бәйге нәтиҗәләре буенча безнең 3 нче класс укучылары 1 нче дәрәҗәдәге диплом белән, ә 2 нче класс укучысы Фәррахова Ләйсән 2 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнделәр.
Икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә атна дәвамында 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары химия, тарих фәннәреннән биреп карау имтиханнарын эшләделәр.