ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген мәктәбебезнең “Кызыл әтәч” исемен йөртүче яшь янгын сүндерүчеләр отряды Такталачык мәктәбе базасында узган “Кайнар йөрәкләр” Бөтенрәсәй  смотр-конкурсының муниципаль этабында катнашып, 2 урынга лаек булдылар. Әлеге бәйгедә команда визит карточкасын күрсәтү, видеороликлар, “Яшь янгын сүндерүчеләр дозоры” эстафетасы, хәрби адым  ярышларында катнаштылар. Афәрин, яшь янгын сүндерүчеләребез!

8 апрель көнне Район мәдәният сараенда район үзешчән сәнгать коллективларының йомгаклау концерты булып узды. 

Актаныш район Советының өченче чакырылыш 6 нчы утырышы үткәрелә

Район күләмендә мәктәпләр арасында дару үләннәре җыеп әзерләү буенча конкурс игълан ителде.

Меңнәр мәктәбендә "Гаиләдә ата-аналар һәм балалар арасында конфликтлар, аларны чишү юллары" темасына багышланган ата-аналар  җыелышы булып узды. 

9 апрельдә районда  баскетбол буенча зона ярышлары узды.Бу ярышта Зөбәер мәктәбенең кызлар командасы 1 нче урынны яулады.Җитәкчеләре - Султанов Н.Р.Афәрин!

9 апрель көнне Меңнәр мәктәбе укучылары каен бөресе җыярга чыктылар.

2016 ел – Татарстан Республикасында сулыкларны саклау елы уңаеннан , Актаныш балалар китапханәсе,  китап  укучылар арасында  “Елга - күлләрдәге тормыш” дигән электрон презентацияләргә конкурс уздырды. Бу бәйгедә  безнең мәктәпнең 5 нче класс укучысы Галиева Алинә катнашты һәм 2 урынга лаек булды.

Республика күләмендә  25 апрельдә 9 класс укучылары  татар теленнән  БРТ  тапшырачак.  Бүген безнең  мәктәптә 9 нчы класс укучылары өчен БРТ форматында сынап карау тесты үткәрелде.

9 апрель көнне "Иман" спорт сараенда, кызлар һәм егетләр командалары арасында баскетбол ярышы булып узды. Мәктәбебезнең егетләр командасы 2 урынга ия булдылар. Котлыйбыз аларны,киләчәктә дә уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International