ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2016 ел
җомга

Кичә, ягъни 5 май көнне 5б класс укучылары 9 май - Җиңү көне якынлашу уңаеннан, тыл ветераны Мөзәкия апаның хәлен белергә бардылар.

"Актаныш"агрофирмасы Киров бүлекчәсендә 2 сыер бозаулады, борчак чәчү 100 га, тырма -3000 га тәмамланды.

Тиздән Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итәбез. Киров урта мәктәбе  укучылары бәйрәмгә күптән әзерләнәләр. Рәсемнәр ясыйлар, җырлар, биюләр өйрәнәләр. Башлангыч сыйныф укучылары тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына бүләкләр әзерлиләр.

Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә 8 класс укучылары класс сәгатенә тыл ветераны Кафия апаны очрашуга чакырдылар.

5 май көнне мәктәбебез укытучылары коллективы белән дәресләрдән соң, юл кырындагы агачларны агартырга чыктык.  Авылыбыз тагында ныграк матурланып, яктырып калды.

5 май көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә "Батырларны барлар чак" дигән китап күргәзмәсе күзәтү һәм сугышчыларыбызның батырлыгы хакында әңгәмә уздырылды.

5 май көнне авылыбыз мәдәният йортында "Җиңү җыры" һәм "Җиңү вальсы" конкурсларының беренче туры булып узды. Әлеге конкурста кызлар вокаль ансамбле "Туган як" җыры һәм укучыларбыз "Җиңү вальсы", "Агыйдель вальсы" биюләре белән 2 турга үттеләр һәм 9 май көнне районыбызда чыгыш ясаячаклар.

Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укучылары  класс җитәкчеләре һәм әти- әниләре белән берлектә  “Карга боткасы” үткәрделәр.  Балалар бу бәйрәмнең йолалары, уеннары белән таныштылар, тәмле ботка белән сыйландылар.

9 класс укучылары профессиональ билгеләнү буенча тест эшлиләр

Нур Баян исемендәге балалар оешмасының 9 класс укучыларыннан торган "Оптимисты" отряды членнары "Актаныш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты"да булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International