Н. Хаков призына үткәрелгән көрәш бәйгесендә Яңа Әлем мәктәбенең укучы егетләре уңышлы чыгыш ясап 2 урын алдылар һәм Грамота белән бүләкләнделәр.
2015-2016 нчы уку елы дәвамында өлкән укытучыбыз Зәлифә Габрахман кызы Әхмәтгалиева мәктәп укучыларына әхлак дәресләре алып барды.Һәр дәрес укучыларны җәлеп итәрлек ,тәрбияви яктан йогынты ясарлык итеп үткәрелде.Бүген "Әниләр бәхете" темасына соңгы дәрес үткәрелде.Зәлифә апага үзебезнең рәхмәтләребезне җиткереп,алдагы елларда да мондый сөйләшүләр дәвам итәр дигән теләктә калабыз
Туризм буенча үткәрелгән ярышта Яңа Әлем мәктәбенең укучылар командасы гомуми нәтиҗәләр буенча мактаулы 1 урынга лаек булды.
Мәктәбебез укучылар командасы район күләмендә үткәрелгән Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган 62нче җәйге туризмда уңышлы чыгыш ясадылар. ККМ эзләүдә команда 2 нче урын, сәнгать бәйгесендә 2 нче урынга лаек булды. Хөснетдинова Дилбәр “ориентлашу”да 2 урын алды.
17 - 19 май көннәрендә мәктәпнең 6,7,8,9,10 нчы класс укучылары һәм укытучыларыннан торган җыелма командасы Байсар урманында оештырылган турслётта катнашып кайттылар.
17 май көнне Әгъбәс авылы мәдәният йортында "Гаилэ-ил тоткасы" исемле очрашу кичәсе уткәрелде.
Математика буенча халыкара конкурс-уен нәтиҗәләре билгеле
"Соңгы кыңгырау" бәйрәменә әзерлек бара
20 май көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы булып узды. Көн тәртибендә
Һәм төрлеләр каралды.
17-19 май көннәрендә Байсар урманында укучыларның җәйге туристик слеты үткәрелде. Традиция буенча оештырылган бу слет 62 тапкыр уза. Безнең мәктәптән Хәбибуллина Алинә, Гыйздатуллина Луиза, Сарварова Рәмилә, Батталов Альфред, Фатыйхов Илфар, Камалетдинов Айназ команда составын тәшкил итте. Урманда ориентлашу буенча Хәбибуллина Алинә 3нче урынны яулады. ККМ ярышында команда 4нче урында булса, гомуми нәтиҗәләр буенча Әтәс мәктәбе командасы 3нче урынга лаек булды. Укытучы Хәбибуллин Айдар Дамир улы.