ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2016 ел
сишәмбе

Гимназия-интернат укучылары “Тылсым” мәктәп - балалар бакчасы белән берлектә, “Мәрхәмәтле яз - 2016” акциясе кысаларында бакча балалары һәм укучылары белән кичәләр уздырдылар. “Мәрхәмәтле яз - 2016” исеме астында иншалар бәйгесе үткәрелде.

Халыкара гаилә көне.

23 май көнне Яңа Кормаш авылының"Газиз"мәчете тирәсендә матур петуня чәчкләре утыртылды.

22 май көнне үткән "Бердәм Россия" партиясенә алдан тавыш бирүдә гимназия-интернат коллективы тулы составы белән катнашты.

20 май көнне, РСФСРның спорт Мастеры Найл Хаков призына 2002 елгы һәм аннан да кечерәк яшүсмерләр арасында милли татар- башкорт спорт көрәше буенча район ярышында, Пучы мәктәбе укучылары катнашып районның урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 1 урын яуладылар.

 

22 майда Яңа Әлем мәдәният йортында "Единая Россия "партиясе кандидатлары буенча алдан тавыш бирү үткәрелде.

Тавыш бирү участоклары 8.00-20.00 сәгатьләрдә эшләде. 

Тавыш бирүчегә 2 бюллетень бирелде. Бер генә түгел, берничә кандидатурага берьюлы тавыш бирергә мөмкин иде.

 

 

Чуракай мәктәбе коллективы укытучылары җәйге ял итү урыны - "Бүләк"  лагерын җыештырырга бардылар.

21 нче май көнне мәктәп белән турслетка бардык.

23 - 27 нче май көннәрендә 10 сыйныф егетләре хәрби җыеннарда катнашачак. Гимназия-интернаттан җыеннарда 8 егет катнаша. Җитәкчеләре итеп ТИН укытучысы Сибгатуллин Р.Т. билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International