Ккадет интернат-мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Шәехов Азат белән 10 сыйныф укучысы Нуриев Руслан спорт һәм сәламәтләндерү “Гвардеец” лагерына барачаклар.
24 нче майдан алып 31 нче майга хәтле кадет интернат-мәктәбе укучысы Хәлиуллин Марат Казан-Волгоград-Казан буенча теплоходта сәяхәт итәчәк.
26 нчы май көнне 1нче һәм 2 нче Актаныш мәктәпләрендә информатика һәм җәмгыять фәненнән БРТ була.
23 нче май көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 класс укучылары белән метапредмет тикшерү эшләре үткәрелде. Укучылар барысы да биремнәрне үтәде: 2 укучы - югары, дүртесе – яхшы, калганнары база дәрәҗәсен күрсәтте. Укытучылары – Г.Р.Нуриева.
Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары төрле предметлардан конкурс һәм олимпиадаларда катнашуны дәвам итәләр. Математика укытучысы Л.Р.Фардиева җитәкчелегендә 5 класс укучысы Салихов И. , 40 балл җыеп, “Хәзинәләр картасы” бөтенрәсәй конкурсында җиңүче булды һәм 1 дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
Халыкара “Видеоурок” проектының нәтиҗәләре билгеле булды. Математика фәненнән үткәрелгән олимпиадада Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 класс укучысы Ахмадуллин Рафаэль җиңүче булды һәм беренче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе – математика укытучысы Фәрдиева Л.Р.
Актаныш муниципаль районы прокуратурасы хәбәр итә!
"Сонгы кынгырау" бәйрәме Актаныш укучылары өчен 25 май көнне узачак
1а сыйныфы укучылары район шахмат ярышында катнашып алдынгы урыннар яуладылар.
1а сыйныфы укучысы Сираев Әмир II урын яулады.