ЯҢАЛЫКЛАР

6
июнь, 2016 ел
дүшәмбе
2-нче июнь көнне Мари-Суксу кече “Сабантуй” бәйрәме үткәрелде. Укучылар һәм килгән кунаклар барлык уеннарда да актив катнаштылар. Шулай ук “Солнышко” мәктәп яны лагере тантаналы рәвештә ачылды.

Актанышта халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуе узды

5
июнь, 2016 ел
якшәмбе

05.06.2016 көнне районда Сабантуйлар гөрләп узды.Яңа Әлем мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл китапханәчесе " Авыл сабантуе" өлешендә театральләштерелгән тамаша  белән катнашты. Борынгы  йолаларының  берсе - кияү килү, аны каршылау һәм кияү келәте әзерләү булган. Без дә шушы йоланы күрсәттек. Кунакларны абыстайлар кияү коймагы белән сыйлап озаттылар. 

2 июнь көнне, татар халкыбызның милли бәйрәмнренең берсе,"Сабантуй"га,бүләк җыю оештырылды.

4
июнь, 2016 ел
шимбә

4 июнь көнне Яңа Әлем авылында Сабан туе үтте . Котлау сүзләре белән ҖЧҖ "Башак" директоры  Хуҗин М. Х., авыл җирлеге башлыгы Әнвәрова Д.М.чыгыш ясадылар Хужалык  алдынгыларын бүләкләделәр Бәйрәм җыр һәм биюләр белән үрелеп барды.

4 июнь көнне Яңа Әлем авылында Сабан туе үтте . Котлау сүзләре белән ҖЧҖ "Башак" директоры  Хуҗин М. Х., авыл җирлеге башлыгы Әнвәрова Д.М.чыгыш ясадылар Хужалык  алдынгыларын бүләкләделәр Бәйрәмдә мәдәният хезмәткәрләре татар  халык уеннарын уйнатуда катнаштылар.Бәйрәм җыр һәм биюләр белән үрелеп барды.

4 июнь көнне Чөгәнә авылында "Актаныш" агрофирмасының һәм Актанышбаш авыл Сабантуе җирлегенең гөрләп узды.

2 июнь көнне Чөгәнә авылында милли бәйрәмебез Сабантуйга авыл халкыннан бүләк җыю оештырылды.Чөгәнә авылы клубы хезмәткәрләре милли киемнәрдән балалар белән бергә авылны йөреп чыктылар. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф калмады, авыл халкы Сабантуйга үзенең бүләген изге теләкләр теләп тапшырды.

3
июнь, 2016 ел
җомга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International