Актанышта халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуе узды

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

5 июнь  көнне Актанышта  халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуе узды. Сабантуй мәйданы матур итеп бизәлгән, ерактан ук халкыбызны бәйрәмгә дәшеп торды. Милли бәйрәмебез оешкан төстә, бик күңелле узды. Һәр елдагыча, чара күңелле уеннарга бай булды: ат чабышы, капчык сугышы, ласты киеп йөгерү, кул көрәше, гер күтәрү,  туры һәм авыш баганага менү, күзне бәйләп чүлмәк вату, волейбол, озынлыкка сикерү, аркан тартыш, суга чумып балык тоту, “иң көчле” уены һәм милли көрәш бәйгеләрен халык тамаша кылды, рәхәтләнеп катнаша, ял итә алды.

Милли бәйрәмне рәсми рәвештә район башлыгы Фаил Камаев ачып җибәрде. Ул барлык җыелган халыкка изге теләкләрен ирештерде, күңелле һәм хәвефсез ял теләде. Чарада шулай ук районыбызның олы кунагы ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Ул да актанышлыларга һәм кайткан кунакларга үзенең изге теләкләрен белдерде.

Сабантуй флагын тантаналы рәвештә 2016 елның кыр батыры “Наратлы” хуҗалыгыннан Илдус Нуртдинов һәм 2015 ел көрәш батыры Рәзил Гәрәев күтәрделәр.

Бөтенхалык бәйрәмендә,  аны рәсми ачу тантанасыннан соң, район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә йомгак ясалды, авылларда төзекләндерүгә бәя бирелде, хезмәттә зур казанышларга ирешкән алдынгыларны бүләкләү һәм данлау булды.

Чәчүлекләрне карап чыканнан соң, агротехник таләпләргә туры китереп язгы кыр эшләрен башкарган “Чишмә” хуҗалыгы җиңүче дип табылды. Аның җитәкчесе Рәфикъ Сәхәбетдиновка диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Язгы чәчү кампаниясе барашында алтын бөртекләрне сыйфатлы итеп, иң күп күләмдә җир куенына салучы механизаторлар арасында, ярыш нәтиҗәләрен карап тикшергәннән соң, түбәндәге механизаторларга урыннар бирелде, җиңүче тасмасы тагылды һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды:

35 яшькә кадәрле механизаторлар арасында

·        1 урын – “Башак” хуҗалыгыннан МТЗ – 1221тракторын иярләүче Локманов Васил;

·        2 урын – “Алга” хуҗалыгыннан МТЗ – 1221 тракторын иярләүче Аглиев Альберт;

·        3 урын – “Ташкын” хуҗалыгыннан Т-360 тракторын иярләүче Мөниров Ришат

 

35 яшьтән югары механизаторлар арасында

·        1 урын – “Тан” хуҗалыгыннан Т-215 тракторын иярләүче Идрисов Рәвис;

·        2 урын – “Саф” хуҗалыгыннан МТЗ – 1221 тракторын иярләүче Салихов Радик;

·        3 урын – “Нур” хуҗалыгыннан МТЗ – 1221  тракторын иярләүче Хәкимов Илфар

 

Зур егәрлекле чәчү комплексы белән эшләүче механизаторлар арасында:

·        1 урын – “Тамыр” хуҗалыгыннан Челенджер тракторында ДМС комплексын иярләүче Самигуллин Алмас;

·        2 урын – “Әнәк” агрофирмасыннан Джон-Дир тракторында ДМС комплексын иярләүче Гилазов Наил;

·        3 урын – “Актаныш” агрофирмасыннан Аксион-850 тракторын  иярләүче Рамазанов Ришат.

2016 елның кыр батыры исеме “Наратлы” хуҗалыгыннан Илдус Нуртдиновка бирелде, аңа “Кыр батыры” тасмасы кигезелде, тәкә һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Шулай ук 2016 елның 5 аенда югары күрсәткечләргә ирешкән савымчыларның хезмәтен билгеләп, аларга алдынгылар тасмасы һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Менә алар:

·        “Әнәк” агрофирмасыннан Гилфанова Хәмидә;

·        “Актаныш” агрофирмасыннан Давлетова Диләрә;

·        “Нур Баян” хуҗалыгыннан Хәбетдинова Элвира;

·        “Таң” хуҗалыгыннан Галиева Дилмира;

·        “ Ташкын ” хуҗалыгыннан Бәйрәмова Рәмилә;

·        “Тамыр” хуҗалыгыннан Салихова Руния;

·        “Нигез” хуҗалыгыннан Мингазетдинова Венера;

·        “Нур” хуҗалыгыннан Хәбетдинова Ландыш;

·        “Саф” хуҗалыгыннан Нуруллина Илүсә;

·        “Алга” хуҗалыгыннан Хузагалиева Роза.

 

Актаныш муниципаль районында чисталык икеайлыгы нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләре арасында “Иң төзек авыл җирлеге” исемен Теләкәй, Яңа Әлем, Мәсәде, Актанышбаш, Иске Байсар авыл җирлекләренә бирелде. Авыл җирлеге башлыкларына район башлыгының Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ә “Иң төзек оешма” исеменә кече нефть компаниясе, Түбән Кама сусаклагыч идарәсе, 1нче санлы мәктәп лаек булдылар. Оешма җитәкчеләре шулай ук район башлыгының Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләкләр белән хөрмәтләнделәр.

  

Яшьләр арасында Батыр булып  Меңнәр авылыннан Камалов Ренат, ә абсолют Батыр булып Актаныш авылы егете Сираев Раил калдылар.  Бәйрәмнән халкыбыз күңел күтәренкелеге белән  ил-көнгә  иминлек теләп таралышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International