Кадет интернат-мәктәбендә төрле түгәрәкләр: кул сугышы, милли көрәш, җиңел атлетика,
Кадет интернат-мәктәбенең IX а сыйныфы укучысы Фазлыева Лиананың иҗаты “Мәйдан” журналының №7, 2016 санында басылып чыкты.
Шагыйрә Флера Гыйззәтуллинага 85 яшь.
Террорчылыкка каршы бердәмлек көне.
Иске Кормаш мәктәбендә 27 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган укытучыбыз Гыйльфанова Филиза Әкрәм кызы 50 яшьлек олы юбилее белән котлау кичәсе узды. Аны мәктәп директоры, урынбасарлар, хезмәттәшләре, укучылар котлады. Филиза Әкрәм кызы 2011-2014 елдан Иске Кормаш мәктәбендә директор урынбасары вазыйфаларын башкарган кеше. Бүгенге көндә ул укучыларга физика һәм математика фәненнән белем бирә. Аның укучылары район олимпиадаларында, фәнни-гамәли конференцияләрдә һәрвакыт призлы урыннар яулый. Шуның өстенә Филиза Әкрәм кызы җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Без аның хезмәтен югары бәялибез, сәламәтлек, якты киләчәк, алдагы көннәрдә дә бергә эшләргә насыйп булуын телибез.
Укытучыны юбилее белән котлау
Ап – ак булган бистә урамнары,
Талгын гына йомшак кар ява.
Таныш сукмак буйлап, ашыга – ашыга
... мәктәпкә бара.
Канатланып бара, очынып атлый,
Дәфтәр тулы сумка кулында.
Шаян йөздә - бәхет очкыннары,
Изгелекләр – һәрчак уенда.
Бу дөньяның гүя бар шатлыгын
.... ханым үзенә җыйган.
Кечкенә генә җитез бу гәүдәгә
Тау кадәрле шәфкать, наз сыйган.
Аның сабырлыгы һәм ныклыгы
Бик күпләрне таңга калдыра.
Ярдәм кирәк чакта кул сузуы,
Кешелеклеге гел сокландыра.
Мәктәп сукмакларын урый – урый,
Юбилей да җиткән, рәхим ит!
“Хатын – кызның яшен сорамыйлар”, -
Күңел һаман 18 дә бит!
Киләчәктә тагын бик күп еллар,
Бергә - бергә язсын эшләргә,
Насыйп булсын саулык, шатлык белән
Тормыш ямен тоеп яшәргә!
Чын күңелдән Сезне шушы олы
Бәйрәм белән тәбрик итәбез,
Бүген Сезгә, ..., иң – иң изге
Теләкләрне бүләк итәбез!
Ап – ак булган бистә урамнары,
Кыш тигезли ак кар җәймәсен!
... бүген бигрәк чибәр –
Бигрәк сылу, күзләр тимәсен!
Хөрмәтле Актаныш муниципаль районы сайтына керүчеләр!
Очрашуда мәдәният хезмәткәрләре Актаныш районының клубларда кадрларны саклап калу, яңа технологияләр куллану, чыгымнарны кыскарту алымнарын өйрәнде
Яшьләрне экстремизмнан ничек сакларга.
3 сентябрь көнне Яңа Әлем китапханәсендә Террорчылакка каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан "Моны онытырга мөмкин түгел..." исемле әңгәмә утте.