Иске Кормаш мәктәбендә 27 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган укытучыбыз Гыйльфанова Филиза Әкрәм кызы 50 яшьлек олы юбилее белән котлау кичәсе узды. Аны мәктәп директоры, урынбасарлар, хезмәттәшләре, укучылар котлады. Филиза Әкрәм кызы 2011-2014 елдан Иске Кормаш мәктәбендә директор урынбасары вазыйфаларын башкарган кеше. Бүгенге көндә ул укучыларга физика һәм математика фәненнән белем бирә. Аның укучылары район олимпиадаларында, фәнни-гамәли конференцияләрдә һәрвакыт призлы урыннар яулый. Шуның өстенә Филиза Әкрәм кызы җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Без аның хезмәтен югары бәялибез, сәламәтлек, якты киләчәк, алдагы көннәрдә дә бергә эшләргә насыйп булуын телибез.