Гаилә- иң изге төшенчә. Үз гаиләңне матур итеп саклап яшәгәндә генә зур уңышларга ирешеп була. Актаныш районыннан очрашуга барган Аглетдиновлар гаиләсе дә районда иң үрнәк гаиләләрнең берсе булып санала. Мәгис Аглетдинов һзм Илфира Аглетдинова гомерләре буена Актаныш мәдәниятенә хезмәт иткән кешеләр. 3 ул тәрбияләп үстергән алар. Хезмәтендәге уңышлары өчен Мәгис Аглетдинов Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган. Илфира Аглетдинова да күп санлы грамоталар иясе. Аларга киләчәктә дә унышлар, гаилә иминлеге телибез.