Юбилеең белән, хөрмәтле ветеран!

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

24 август көнне  Чирү авылында гомер кичерүче тыл ветераны Хабибуллина  Янтелхая Нуртдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Район башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Дилбәр Анварова райондашыбыз янына барып, аны истәлекле датасы уңаеннан котлап, РФ Президенты котлавын, район Башлыгы исеменнән бүләк-күчтәнәчләрен тапшырды, изге теләкләрен ирештерде. Шулай ук котлауларга Әтәс авыл башлыгы Эльвира Насирова да кушылды һәм бүләкләр тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International