Актанышта алдынгы комбайнчыларны бүләкләү дәвам итә

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Актаныш районында уракта югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләгән комбайнчыларга һәр атна көн саен, бәйге нигезендә бүләк тапшырыла. Әлеге бәйгегә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәр атна саен нәтиҗәләр чыгара, шулар буенча районның алдынгы 10 комбайнчысы район башлыгы фондыннан премияләр алалар. 

Аларның чираттагыларын кичә, 23 август көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов тапшырды. Бу көнне  комбайнчыларны эшкә рухландыру максатыннан каралган премияләрне "Саф" хуҗалыгыннан 3 комбайнчы - Ленар Батыров, Ринат Салихов, Лирун  Насифуллин, «Чиялек» хуҗалыгыннан Азат Шаехов, “Актаныш” агрофирмасыннан Зәки Җәмилов белән Равил Мирзаханов, "Чишмә" агрофирмасыннан Мансур Хамзин, «Башак» хуҗалыгыннан Навис Марданов белән Динар Хайдаров, СПСК "Агыйдел"дән Хәлим Бикмөхәммәтовлар алдылар. 

Хуҗалыкның басу-кырларында бу көнне комбайнчыларны котлап агитбригадаларның да җыры тынмады. 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International