2017 елның урып-җыю кампаниясен югалтуларсыз, тиз арада башкарып чыгарга кирәк. Шулай ук басуда эшләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дә истән чыгарырга ярамый. Шушы һәм башка сораулар бүген, 21 август көнне Актаныш районында урып-җыю чорына оешкан махсус штаб әгъзалары утырышында каралды.
Утырыш район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов рәислеге астында узды. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе һәм баш белгечләре, район хакимияте вәкилләре, район полиция, МЧС, үзәк хастаханә вәкилләре һ.б катнашты.