Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең эш планы нигезендә 2017 елның 14 августыннан республикада «Комбайн-2017» профилактик операциясе башланды. Чараның төп бурычлары – урып-җыю чорында бөртекле ашлык комбайннарын имин эксплуатаци яләү, имгәнүләрне булдырмау, техник иминлек кагыйдәләрен бозмау, янгын куркынычсызлыгын үтәү.
«Комбайн-2017» операциясе ике күрше районның баш дәүләт инженер-инспекторлары катнашында хуҗалыкларга рейдлар рәвешендә уздырыла. Мондый операция 17 август көнне Минзәлә һәм Актаныш районнарының баш дәүләт инженер-инспекторлары катнашында хуҗалыкларда узды.
Рейд барышында техник карап чыгу узу турында таныклык, тракторчы-машинист таныклыгы, теркәү документлары булуга һәм үзйөрешле машиналарның имин эксплуатация таләпләренә туры килүенә аерым игътибар бирелде.