Актаныш районы кырларында көнозын эшләп, уңыш җыючыларның күңелен күтәреп йөрүче "агитбригада" эшли. Көн саен мәдәният йорты хезмәткәрләре районыбыз буенча хуҗалыкларда кыр хезмәтчәннәренә ял концерты оештыралар.
Алны-ялны белмичә, көнне-төнгә ялгап хезмәт куючы игенчеләрне эштән озакка аермау өчен егерме минутлык концерт төшке аш вакытында үтә. Чараның төп максаты урып-җыю чорында игенчеләрне аз булса да авыр хезмәттән ял иттерү, көч туплау.