''Кызыл олау" бәйрәме узды

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

Бүген, 9 август көнне район үзәгендә һәръелдагыча, урып-җыюның тәүге көннәрендә зурлап каршы алган “Кызыл олау“ тантанасы узды. Район хуҗалыкларыннан беренче икмәкне төяп төшкән йөк машиналары бер-бер артлы үзәк мәйданнан узып икмәк кабул итү предприятиясенә юл алдылар.

Икмәктән кадерле нәрсә юк. Аның кадере бәхәссез. Бәйрәмдә сүз алган район башлыгы Фаил Камаев та, моны асссызыклап, игенчеләргә үзенең рәхмәтләрен җиткерде. Быел да район, республика үсешендә Актаныш икмәге мөһим роль уйнасын иде дигән теләктә калабыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International