Актанышның "яшь гвардиячеләре" чарада катнашты

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

Традиция буенча, июль аеның соңгы якшәмбесе Хәрби диңгез флоты көне билгеләп үтелә. Агымдагы елда ул 31 июльгә туры килде. Актанышта әлеге көн уңаеннан Җиңү паркында чара узды. Бәйрәм чарасы вафат булганнарга дога кылу белән башланып китте. Чалманарат авылыннан Нәҗип абый мәрхүмнәрне искә алды. Соңрак чарада катнашучылар үз истәлекләре, булган хәтирәләре белән уртаклаштылар.

Чарада Актанышның "яшь гвардиячеләре" катнашып, бәйрәм белән котладылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International