Шулай ук республика буенча йорт яннары территорияләренә дә зур игътибар бирелә. Менә мәсәлән, ТР бер районында авылларының капка төбендә 15 сантиметрдан биегрәк үлән үстерергә рөхсәт итмиләр. Муниципаль хезмәткәрләр, капка төпләрендәге чирәм бөтен кешенеке бер төсле булырга тиеш, дип саный. Яңа стандартлар билгеләп, аларны районның тышкы төзекләндерү кагыйдәләренә дә керткәннәр. Әгәр капка төбендә үсә торган чирәм 15 сантиметрдан биегрәк булса, хуҗаларга беренче тапкыр – 2000, икенчесендә 3000 сум штраф салына икән. Әлеге үзгәрешләр шәхси йортлар өчен генә түгел, ә күп катлы фатирларда яшәүчеләр өчен дә каралган.
Шулай итеп биредә халыкны чисталыкка “өйрәтәләр”.
Актаныш районында мондый катгый чаралар каралмый. Районда чисталыкны тәэмин итүне административ комиссия даими күзәтүдә тота. Комиссиянең төп максаты – халыкка җәза бирү түгел, ә кисәтү булып тора.
Җирле хакимият вәкилләре шушы уңайдан халыкка мөрәҗәгать белән чыкты: Хөрмәтле актанышлылар, үз ихата-тирәләрегезне тәртиптә тотыгыз! Актаныш матурлыгы – үз кулыбызда!